Р.Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия 35 еллык юбилеен билгеләп үтте

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

24 март көнне Әлмәт татар драма театрында Р.Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиянең 35 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Бу көнне биредә мәктәп тарихы һәм тормышы белән бәйле кешеләр: ветеран укытучылар, бүгенге укытучылар, төрле елларда гимназияне тәмамлаучылар, әти-әниләр һәм укучылар җыелды.

Бәйрәм программасы җылы һәм рухи атмосферада узды. Сәхнәдә чын театр тамашасы булды: шигырьләр, бию номерлары һәм музыкаль котлаулар башкарылды.

Юбилей уңаеннан театр фойесында тематик локацияләр оештырылган иде: «Оста кулда ут уйный» укучылар эшләнмәләре күргәзмәсе, «Гимназиягә - 35: истәлекле мизгелле ләр» фотозонасы, «Сөйләр сүзем бар» ачык микрофоны, Р. Фәхретдинның күчмә күргәзмәсе һәм узган елгы чыгарылыш укучыларының фотоальбомнары куелган стендлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International