Татарстанда БДИда видеокүзәтү системасына 44,6 млн сум бүлеп бирелә

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) оештыруга 44,6 миллион сум акча бүлеп бирү планлаштырыла. Дәүләт сатып алулары сайтындагы мәгълүматтан күренгәнчә, бу чаралар видеокүзәтү хезмәтләренә оештыруга тотылачак, дип хәбәр итә "Вести Татарстан".

Мәгариф сыйфатын мониторинглауның республика үзәге заказ бирүче булып тора. Акча имтиханнарны видеога төшерүгә, мәгълүматны эшкәртү үзәгенә тапшыруга, алга таба федераль үзәккә тапшыру һәм материаллар саклауга тотылачак.

Камераларны имтиханнар уза торган мәктәпләрдә, имтихан материалларын эшкәртү биналарында, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, имтиханнар бирүче укучыларың өйләренә урнаштырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International