Татарстан укучылары укудагы уңышлары өчен 50 мең сум акча ала алачак

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

Татарстанның 5-11 сыйныф укучылары математика, физика һәм химия фәннәрен өйрәнүдәге уңышлары өчен 50 мең сум грант алачак. Бу хакта “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә талантлар университеты җитәкчесе Әдидә Әхмәтова хәбәр итте.

"Физик-математик алгарыш ул уникаль мөмкинлек, ул Россия Федерациясенең бер генә төбәгендә дә юк. Беренче апрельдән гариза бирү кампаниясе башлана», - диде Әхмәтова.

Аның сүзләренә караганда, узган елда Татарстанның 200 укучысы ярдәм алган. Ә быел аларның саны ике тапкырга күбрәк булачак, чөнки республикада физика-математика алгарышыннан тыш, физика-химия алгарышы да эшли башлады.

Катнашуга гаризаны 1 апрельдән 15 апрельгә кадәр бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International