ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәпкә кабул иткәндә баланың гражданлыгы ничек раслануын аңлаттылар

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Матбугат хезмәтендә РФ Президенты Владимир Путинның 2023 елның 22 ноябрендәге 889 номерлы "Россия Федерациясе гражданлыгы мәсьәләләре" указы нигезендә 14 яшьтән кечерәк балаларның гражданлыгы өч ысул белән расланырга мөмкин булуын искә төшерделәр:

- баланың чит ил паспортындагы тиешле бүлектә гражданлыкны күрсәтеп;

- бала турындагы язманы РФ гражданы паспортының 10 битендә ата-ананың берсенә язып (баланың фамилиясен, исемен, атасының исемен, туу датасын күрсәтеп);

-Россия Федерациясе гражданлыгын раслау турында баланың туу турындагы таныклыгына аерым биткә тамга куеп.

Мәгариф оешмаларына кабул итү РФ Мәгариф министрлыгының 2020 елның 2 сентябрендәге 458 номерлы боерыгы нигезендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International