Быел яз көне Казанда сигез шәһәр лагере базасында балалар сменалары оештырыла. Анда 1 меңнән артык укучы катнашачак, шул исәптән МХОда катнашучыларның балалары һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балалар.
Укучылар «Ял» шәһәр үзәгенең «Заречье» һәм «Молодежный» лагерьларында, «Молодая гвардия» һәм «Ново-Юдино» муниципаль лагерьларында, шулай ук башка коммерция лагерьларында ял итә алачак.
Быел «Ял» үзәге лагерьларында гына да 480 бала ял итәчәк, шуларның 90ы – махсус хәрби операциядә катнашучылар балалары. Сменаларда барлыгы 1 мең 50 бала катнашачак, шул исәптән авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдән 93 бала.