Казан федераль университетының Югары инженерлык мәктәбе Татарстанның эре предприятиеләре белән берлектә бик яхшы эшли һәм илнең инженерлык элитасын әзерли. Бу хакта «Есть результат!» форумының пленар сессиясендә «Бердәм Россия» партиясенә Түбән Новгородта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко белдерде.
РФ вице-премьеры сүзләренчә, 2030 елга Россиядә шундый йөз белем бирү объектыннан торган челтәр төзеләчәк.