Иннополис Университетының язгы мәктәбенең 22 катнашучысы ИТ-вуз магистратурасында белем алу өчен грантлар алды

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

3-4 курста белем алучы 13 студент һәм инженер һәм техник юнәлешләр бакалавриатын тәмамлаучылар уку бәясенең 40-70 %кры каплый торган грантларга ия булдылар. ИТ-һөнәр алырга омтылучылар өчен оештырылган белем бирү чарасы 46 югары уку йортыннан һәм илнең 22 төбәгеннән: Мәскәү, Санкт-Петербург, Бурятия, Татарстан, Калмыкия, Чечен Республикасы, Омск, Иркутск, Новосибирск, Липецк өлкәләреннән һәм башкалардан 151 катнашучыны берләштерде.

Быел язгы бакалавр мәктәбендә уку биш трек буенча узды: программа инженериясе, киберкуркынычсызлык, ясалма интеллект, робототехника һәм технологик эшкуарлык. Катнашучылар арасында иң кирәклесе «ЯИ һәм мәгълүматлар инженериясе» юнәлеше булды-анда 39 кеше.

Язгы мәктәпнең 50 студенты Иннополис Университеты магистратурасында укырга грант конкурсында катнашты. Аларның 22 се укуның бәясен тулысынча, ә 13 е өлешчә капларлык грантлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International