Татарстанда «Аҗаган 2.0» ның муниципаль этабы башланды

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда «Аҗаган 2.0» муниципаль этабы башланды, ул республиканың 45 районында узачак. Шуннан соң җиңүче отрядлар апрельнең икенче яртысында зона этабында бер-берсенә каршы уйнаячак, дип хәбәр итә “Беренчеләр хәрәкәте” матбугат хезмәте.

Республикада “Аҗаган 2.0”да катнашучылар саны 74 меңгә җитте. Теләүчеләр уенга 31 мартка кадәр кушылырга мөмкин, моның өчен рәсми сайтта теркәлергә кирәк.

Муниципаль этап Татарстанның берничә районында узды инде. Мәсәлән, 18 мартта Теләче районында кече яшь категориясе отрядлары өчен уеннар булды, анда 80нән артык кеше катнашты. Уенда Алан мәктәбеннән "Бригантина" командасы җиңде. Урта һәм өлкән яшьтәге төркемнәр өчен ярышлар 9 апрельдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International