23-26 март көннәрендә Актаныш кадет интернат-мәктәбенең 11 нче сыйныф кадетлары Санкт-Петербургка һөнәри юнәлеш буенча сәфәрдә булды. Сәфәр директор урынбасары С. М. Котлыяров җитәкчелегендә узды.
Визит кысаларында балалар илнең әйдәп баручы хәрби югары уку йортларында: Советлар Союзы Маршалы С.М. Будённый исемендәге хәрби элемтә академиясендә һәм Михайлов хәрби артиллерия академиясендә булдылар.
Алар укырга керү шартлары, укыту үзенчәлекләре һәм хәрби хезмәт перспективалары белән таныштылар.