РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Россия сәнәгать һәм эшмәкәрләр берлегенең ХХХV Съездында катнашты. Ул хезмәт базары өчен урта һөнәри белемле кадрларның әһәмияте турында сөйләде.
РФ мәгариф министры билгеләгәнчә, кадрларга ихтыяҗның 65%ы урта һөнәри белемле кадрларга туры килә, башлыча техник профильле кадрларга. Квалификацияле белгечләр әзерләү өчен көллиятләрдә бюджет урыннарының 56%ы бүген техник белгечлекләргә бирелә.
РФ Мәгариф министры «Профессионалитет» федераль проекты үсешенә аерым тукталды.
Моннан тыш, ул 1 сентябрьдән урта һөнәри белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп формасы булачак демонстрацион имтихан уздыру үзенчәлекләре турында сөйләде.
Сергей Кравцов ассызыклаганча, һөнәри осталык буенча Чемпионат хәрәкәте эшче кадрлар әзерләүдә зур роль уйный һәм җиңүчеләрнең һәм призерларның тәкъдимнәр алуы мөһим.