Мәктәп укучыларын һәм студентларны «Минем ил - минем Россия» Бөтенроссия конкурсының XXIII сезонында катнашырга чакыралар

2026 елның 27 марты, җомга

Авылларның, кече һәм зур шәһәрләрнең социаль-икътисадый үсешенә юнәлтелгән «Минем ил - минем Россия»  авторлык проектлары һәм инициативалар бөтенроссия конкурсының XXIII сезонына старт бирелде. Ул Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Гаризалар 31 майга кадәр кабул ителә.

2026 елда гаризаны 12 номинация буенча бирергә мөмкин.

Чара өч категория катнашучы өчен уздырыла: беренче категория - 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, икенчесе - 18 яшьтән 35 яшькә кадәр, яшь чикләүләрсез номинацияләрне дә кертеп («Минем педагогик инициатива», «Минем гаилә: дәвамчылык, кыйммәтләр һәм мәгънәләр»), өченчесе - 13 яшькә кадәр (махсус номинация).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International