Төбәк нәшриятлары хезмәткәрләре белән очрашу

2026 елның 27 марты, җомга

26 мартта Казанда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова рәислегендә Татарстан Республикасы Мәгариф үсеше институты хезмәткәрләре катнашында кидәшмә үтте. Анда  Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТР Фәннәр академиясе),  «Татар китап нәшрияты», «Мэгариф-вакыт», «Татармультфильм» һәм «Хэтер» төбәк нәшриятлары вәкилләре катнашты.

Чара барышында  милли мәгариф идарәсе җитәкчесе, Алсу Шәрипова 2026-2027 уку елына татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре исемлеген тәкъдим итте. Ул татар мәктәпләрендә яңартылган стандартлар буенча рус теленнән татар теленә тәрҗемә ителгән укыту әсбапларын куллануга игътибарны юнәлтте.

Белем бирү процессын укыту-методик озата бару секторы мөдире Ләйсән Гарифуллина  министрлыкның төп бурычларының берсе - дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү, дип ассызыклады. Ул 2025 елда федераль ведомстволар белән эш нәтиҗәләре һәм хезмәттәшлек турында, шулай ук дәреслекләрне федераль реестрга кертү буенча 2026 елның бурычлары турында сөйләде, региональ экспертиза өчен материаллар бирү таләпләрен һәм срокларын ачыклады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International