Лаеш техник-икътисадый техникумында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча чемпионатның 2026 елгы төбәк этабы узды.
2026 елның 25 мартында Лаеш техник-икътисадый техникумында «Оператор БЛА» компетенциясе буенча төбәк чемпионаты узды. Иң яхшы оператор исеме өчен мәктәп укучылары, студентлар һәм белгечләр көрәште.
Ярышларда 15 конкурсант катнашты, аларның эшен 6 эксперт бәяләде, 7 волонтёр ярдәм итте.