Туган тел укытучыларының Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы тәмамланды, анда безнең республиканың 35 укытучысы һәм Россиянең башка төбәкләреннән 15 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.
Казан шәһәренең 19 нчы гимназия укытучысы Ләйлә Гарифҗанова Гран-При иясе дип табылды.
Җиңүчеләр:
-Айгөл Әхмәтгалиева, Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы ,
-Светлана Козлова, Түбән Кама шәһәре 34 нче гимназия-интернатның чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы,
-Эльвира Гарифуллина, Казанның 145 нче лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
-Рамил Касыймов, Удмуртия Республикасының татар теле һәм әдәбияты укытучысы .
Котлыйбыз!!!