Татарстанда кадетлар өчен өйрәнү  җыеннары узды

2026 елның 30 марты, дүшәмбе

23 марттан 27 мартка кадәр “Патриот” үзәге базасында Татарстан Республикасы кадет мәктәпләренең 10 сыйныф укучылары өчен биш көнлек уку-өйрәнү  җыеннары узды. Чарада дистәләрчә өлкән сыйныф укучылары катнашты, алар өчен хәрби әзерлек программасы әзерләнгән иде.

Кадетлар җыен барышында теоретик һәм гамәли дәресләрне үз эченә алган интенсив курс узды. Төзелеш һәм тактик әзерлеккә, шулай ук тормыш иминлеге нигезләренә аерым игътибар бирелде. Балалар Ватанны саклаучылар өчен кирәкле күнекмәләрне үзләштерделәр, командада эшләргә һәм стандарт булмаган ситуацияләрдә җаваплы карарлар кабул итәргә өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International