Малайлар һәм кызлар арасында җиңүчеләр Түбән Новгородтагы округ финалында Татарстан данын яклау хокукына ия булды.
Ике көн дәвам иткән ярыш нәтиҗәләре буенча кызлар арасында Кукмара муниципаль районы командасы җиңүче булды. Икенче урынны Балтач районы командасы яулады. Малайлар арасында Алексеевск районы командасы беренче урынны, Саба районы командасы икенче урынны алды.
Шулай итеп, апрель аенда Түбән Новгородта узачак баскетбол буенча округ финалында Кукмара һәм Алексеевск районнарыннан җиңүчеләр катнашалар.