Россия югары уку йортларының, көллиятләренең һәм техникумнарының ИТ-белгечлекләре буенча өлкән курс студентлары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары нейрочелтәрләр, зур тел модельләре һәм машиналар белән эшләүне өйрәнә алачак. Катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк, чөнки урыннар чикле. Курслар Иннополис Университетының өстәмә белем бирү институты экспертлары тарафыннан эшләнгән.
Укулар атнасына өч тапкыр, укытучылар белән онлайн-лекцияләр форматында һәм остазлар белән төркемле консультацияләр рәвешендә узачак. Спикерлар арасында - мәгълүматлар архитекторы һәм ЯИ, DataLab мәгълүматлар лабораториясе җитәкчесе Азат Якупов, ИТ-индустриядә 10 еллык тәҗрибәсе булган ПО эшләүче Елена Крутских һәм робот техникасы эксперты Алексей Астахов.
Курсларны уңышлы тәмамлаган укучылар Иннополис университетының квалификация күтәрү турында таныклыгы яисә яңадан һөнәри әзерлек турында диплом алачаклар. Катнашу өчен программаның сайтында гариза бирергә, тест узарга һәм уку турында белешмә яисә ИТ-белгечлек буенча диплом күчермәсен бирергә кирәк.