Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен Мамадыш интернат-мәктәбе командасы мини-футбол буенча Россия беренчелегендә көмеш медаль яулады

2026 елның 30 марты, дүшәмбе

22 марттан 27 мартка кадәр Саранск шәһәрендә  мини-футбол буенча Россия беренчелеге һәм чемпионаты узды. Ярышларда Россия Федерациясенең 10 төбәгеннән 150 дән артык спортчы катнашты.

Россия беренчелеге кысаларында беренче тапкыр сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мамадыш интернат-мәктәбен тәкъдим итүче кызлар командасы катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча команда, югары әзерлек дәрәҗәсе, команда рухы һәм җиңүгә омтылышы күрсәтеп, 2 урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International