Оренбургта  Идел буе федераль округы ның  төбәк командалары өчен мәгариф системасында хезмәт җитештерүчәнлеге буенча округ киңәшмәсе узачак

2026 елның 31 марты, сишәмбе

Идел буе федераль округында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты кысаларында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алышуга багышланган округ киңәшмәсе бүген, 2026 елның 31 мартында, Оренбургта «Академия сервиса»  мәйданчыгында уза.

Анда Оренбург, Ульяновск  өлкәләре, Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия , Чувашия Республикалары  вәкилләре үз тәҗрибәләрен уртаклашачак.

Татарстаннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының укучыларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү,   психологик озата бару  идарәсе башлыгы А.Р.Кашапова һәм Мөслим районының мәктәптән тыш эшләү үзәге директоры А.К.Бәдретдинов катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International