Россия Хөкүмәте Оборона министрлыгына 2026 елда хәрби хезмәткәрләрнең балаларына айлык социаль түләүләргә 2,8 млрд сум акча җибәрде.
Документта акчалар 2026 елга бюджет турындагы федераль закон һәм 2027-2028 елларның планлы чоры кысаларында бүленә дип күрсәтелгән. Сүз 2 836 451,9 мең сум акча турында бара, ул Россия Президентының 2024 елның 26 декабрендәге 1110 номерлы указы белән айлык түләүләрне финанслауга юнәлдереләчәк.
Түләүләр аерым категориядәге хәрби хезмәткәрләрнең балалары өчен каралган һәм бүлеп бирелгән бюджет ассигнованиеләре хисабына 2026 ел дәвамында гамәлгә ашырылачак.