Мәктәп укучылары һәм студентлар "Аҗаган 2.0"да катнашу өчен гаризаларны 13 апрельгә бирә алачак.
Моны "Аҗаган 2.0" рәсми сайтында эшләргә мөмкин. Хәзерге вакытта республикада уеннарда катнашучылар саны 105 мең кешегә җитте.
Хәзер республикада мәктәп этабы төгәлләнеп килә һәм муниципаль этап дәвам итә. 15-30 апрельдә Казанда, Яр Чаллыда һәм Алабугада зона ярышлары узачак. Төбәк этабы май аенда (13-14 май көннәрендә кече категория өчен һәм 20-22 майда башкалар өчен ) узачак. Җиңүче отрядлар Татарстанны җәй көне округ сынауларында тәкъдим итәчәк. Масштаблы бөтенроссия финалы бу елның сентябренә планлаштырылган.