Казанда 18 апрельдә "Тоталь диктант"  язачаклар

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

«Тоталь диктант» халыкара агарту акциясе Казанда 18 апрельдә узачак. Анда  теләге булган һәркем катнаша ала. Быел акция бөтен республика буенча бер меңнән артык мәйданчыкта үтәчәк, Казанда төп өч мәйданчык билгеләнгән, исемлек тулыландырыла.

"Тоталь диктант" өчен текстның авторы язучы, XX гасыр рус әдәбиятын тикшерүче һәм А.М.Горький исемендәге әдәбият институты ректоры Алексей Варламов.

"Тоталь диктант" катнашучылары өчен теркәлү 8 апрельдә башлана. Казанда төп өч мәйданчык билгеләнде: “Хәзинә” милли сәнгать галереясе, Казан дәүләт энергетика университеты, “ВИКО-Казан” коммерцияле булмаган автоном оешмасы. Мәйданчыклар исемлеге киңәя. Хәзерге вакытта 42 урын игълан ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International