Илсур Метшин Подлужная урамындагы Укытучылар йортында төзелеш эшләре барышын карады
Подлужной урамындагы бинаны реконструкцияләү тәмамланып килә. Объектның төзелеш әзерлеге 75% тәшкил итә: төп төзелеш эшләре төгәлләнгән, белгечләр биналарның эчке бизәлеше белән шөгыльләнә. Җәй башында учреждение беренче кунакларны кабул итәчәк. Янәшәдәге скверны төзекләндерү дә тәмамланып килә. Объектта эшләр барышын Казан мэры Илсур Метшин тикшерде.
Казан мәгариф хезмәткәрләре өчен укытучылар йорты шәһәр мэры Илсур Метшин карары буенча төзелә. Подлужная урамындагы буш бинада ремонт эшләре 2024 елның сентябрендә башланды.
Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов Илсур Метшинга укытучылар йорты эше дүрт төп юнәлеш буенча төзеләчәге турында хәбәр итте: лидерлык үзәге, яшь педагогларны озата бару үзәге, педагогика өлкәсендә тикшеренүләр үзәге, кадрлар үзәге.