Студентлар отрядлары «Кар десанты РСО» акциясе кысаларында Татарстанда яшәүче 15 меңгә якын кешегә ярдәм иттеләр

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

Казанда «Кар десанты  РСО» бөтенроссия патриотик акциясенә йомгак ясалды. Быел Татарстанның студент отрядларыныж  407 кешесе республиканың 22 районында булды, анда җирле халыкка ярдәм иттеләр һәм мәктәп укучылары өчен профориентация чаралары үткәрделәр.

Барлыгы 32 күчмә сәфәр оештырылды, катнашучылар 18 700 сәгатьтән артык эшләде. Алар 14 800 дән артык кешегә ярдәм иттеләр,  ә торак йортлар һәм социаль объектлар территориясендә 5700 кубометрдан артык  җирне кардан чистарттылар.

Татарстан яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Руслан Семенов билгеләп үткәнчә, быел кар күп яуды,  студентлар отрядларында катнашучылар  ветераннарга, ялгыз өлкән кешеләргә һәм хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә ярдәм итте. Акция барышында студентлар Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга,  шулай ук аларның гаиләләренә ярдәм күрсәттеләр.

Параллель рәвештә  мәктәпләрдә өлкән сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш дәресләре үткәрелде. Кечкенә  сыйныфлар өчен театр һәм спорт буенча мастер-класслар, шулай ук рәсем һәм төрле эшләнмәләр ясау буенча дәресләр үткәрелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International