XIII Мәскәү халыкара мәгариф салоны катнашучыларны көндезге һәм онлайн-форматларда берләштерәчәк

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

Мәскәүдә 1-2 апрельдә РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә XIII Мәскәү халыкара мәгариф салоны (ММСО.EXPO-2026) чаралары узачак. Аларда федераль һәм төбәк хакимият органнары һәм бизнес-бергәлек вәкилләре, мәгариф оешмаларының идарә командалары, укытучылар, экспертлар һәм гаиләләр катнашачак.

Салон чаралары белем бирү технологияләре, инфраструктура һәм интеллектуаль чишелешләр күргәзмәсен һәм масштаблы эшлекле программаны үз эченә ала.

500дән артык спикер катнашачак  эшлекле программаның төп темасы - "Киләчәк икътисады өчен мәгариф". Ике көн дәвамында 12 тематик юнәлеш буенча 120 сессия узачак.

Катнашучылар  өчен сылтама буенча алдан теркәлү бушлай .

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International