26-28 март көннәрендә Лениногорск муниципаль районында мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннарының төбәк этабы узды. Ярышларда сәламәтлек саклау технологияләре секторы мөдире Әлфис Хәлиуллин катнашты.
Ярышлар йомгаклары буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - “38 нче лицей” (Түбән Кама муниципаль районы);
2 урын – Югары Симет мәктәбе (Саба муниципаль районы);
3 урын - «Лицей № 12 » (Лениногорск муниципаль районы).