В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында «Менеджментның нәтиҗәле системалары: стандартлаштыру. Мәгълүматлар икътисады. Кадрлар һәм технологик лидерлык"» XIII Халыкара фәнни-гамәли форумы үз эшен тәмамлады.
Форум Россия Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, шулай ук кайбер профильле министрлыклар һәм ведомстволар ярдәмендә узды. Чара Россиянең 40 төбәгеннән, БРИКС, БДБ илләреннән экспертлар җыйды һәм чираттагы тапкыр милли үсеш стратегияләре һәм өстенлекләре конкрет төсмер ала торган абруйлы дискуссия мәйданчыгы статусын раслады.
Форум 25 мәйданчыкны берләштерде, аларда галимнәр, федераль хакимият органнары вәкилләре һәм индустриаль партнерлар чыгыш ясады.