Казан, 9 апрель көнне 16:00 сәгатьтә, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе ндә (Бауман ур., 20) “ВЫЗОВ” кабул итә.
Татарстан башкаласында беренче тапкыр «ВЫЗОВ» технологияләре өлкәсендә Милли премия лауреатларының фәнни гастрольләре узачак. Ул 2023 елдан тапшырыла һәм заманча фәннең ландшафтын һәм миллионлаган кешеләрнең тормышын үзгәртә торган идеяләрне һәм уйлап табуларны билгеләп үтәргә тиеш.
Фәнни казанышлар ясаучы галимнәр - ул чын йолдызлар, тулы заллар, алкышлар. Алар, үзләренең уйлап табулары һәм тикшеренүләре турында сөйләү өчен, ил буйлап зур турга китә. "ВЫЗОВ" премиясе лауреатлары Тула, Казан, Уфа, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Новосибирск һәм Томск шәһәрләрендә булачаклар.
Премияне оештыручы һәм гамәлгә куючы — «Вызов»фәнни-мәдәни элемтәләрне үстерү фонды.
Гаризалар премиянең рәсми сайтында 25 майга кадәр кабул ителә.
2026 елда премия фонды 65 млн сум тәшкил итәчәк.