Казанның 179 нчы гимназиясенең «Уңыш координатасы» командасы, Бөтенроссия финалына чыккан 16 финалист арасына керде. Безнең команданың проектлары, энергиясе һәм профессиональлеге экспертлар советының күңелен яулап алды.
Алда тагын ике мөһим вакыйга, Самарада 26-29 апрельдә узачак финалда очрашу. Конкурс йомгаклары буенча 20 номинациядә җиңүчеләр - Эксперт советы бәяләве буенча үз юнәлешләрендә иң яхшылар һәм 5 мәгариф оешмасы халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Тамашачылар симпатиясе призына ия булучылар, аерым билгеләнәчәк.
15 апрельгә кадәр түбәндәге сылтама буенча күчеп тавыш бирергә мөмкин : https://vk.ru/wall-235376968_24.