2026 елның 31 мартында Казан шәһәренең Идел буе районы балалар йортында «Ума Палата» интеллектуаль-үстерү уеннарының төбәк сайлап алу туры үткәрелде. Ул ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны социаль адаптацияләү һәм балалар йортларына ярдәм итү буенча Идел буе федераль округының «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО» проекты кысаларында уздырыла. Уенда Татарстан Республикасының 8 балалар йортында тәрбияләнүчеләр катнашты.
Уеннар нәтиҗәләре буенча:
1 урын - «Әлмәт балалар йорты»
2 урын - «Лениногорск балалар йорты»
3 урын - «Казан шәһәренең Идел буе районы балалар йорты»
4 урын - «Чистай балалар йорты»
5 урын - «Лаеш балалар йорты», «Түбән Кама балалар йорты» һәм «Нурлат балалар йорты»
6 урын - «Алабуга балалар йорты».
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм финал уенында уңышлар телибез. Финал уеннары 2026 елның сентябрендә онлайн форматта узачак.