Татарстан Фәннәр академиясендә татар әдәбияты классигының тууына 140 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай - дәүләт һәм җәмгыять» бөтенроссия фәнни конференциясе булды. Конференциядә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында ул Габдулла Тукай иҗатының актуальлеген югалтмавын һәм мәңгелек булуын билгеләп үтте. Министр сүзләренә караганда, шагыйрь мирасы халыкны һәм дәүләтне якынайтучы куәтле берләштерүче көч булып тора.
Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, 16 апрельдә Казанда "Туган тел" форумы узачак, ул быел шагыйрьнең юбилеена багышланачак. Аның кысаларында Татарстан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән мәктәп укучылары, студентлар һәм аспирантлардан татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда җиңүчеләр билгеләнәчәк.