Түбән Камадагы 9 нчы мәктәпнең өченче сыйныф укучылары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка әйберләре ясау һәм кирәк-яраклар әзерләү буенча волонтерлык эшенә кушылдылар. Укучылар «Дружные волонтеры» төркеменә берләшеп буш вакытларында, шулай ук каникул вакытында да ярдәм итәләр.
Балалар маскировка челтәрләре үрүдә, шулай ук коры душ комплектларын әзерләүдә катнашалар.
Моннан тыш, укучылар хәрбиләргә хатлар яза һәм рәсемнәр ясыйлар. «Аларның өйләренә исән – сау кайтсыннар җиңү белән әйләнеп кайтсыннар», - диләр 9 нчы мәктәп укучылары Милолика Чуйкова һәм Анна Ермола.