Бөтен илдән мәктәп укучыларын һәм көллият студентларын «Университет сменалары» белем бирү-туристлык программаларының яңа сезонында катнашырга чакыралар. Проект Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы, «Беренчеләр Хәрәкәте» һәм Росссия яшьләре ярдәмендә гамәлгә ашырыла. «Университет сменалары» проекты елдан-ел үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтә, мәктәп укучылары һәм студентлар арасында популярлык казана бара. 2025 елда Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә 35 смена оештырылган. Алар яңа кушылган төбәкләрдән 2,5 меңгә якын баланы, шулай ук ата – аналары махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын берләштерде», - дип ассызыклады РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.
Проектта катнашу өчен 14-17 яшьлек укучылар 6 апрельгә кадәр сылтама буенча гариза бирә ала. Эксперт советы эшләрне 15 майга кадәр бәяләячәк.