Сергей Кравцов: «балаларның 88% ы өстәмә белем ала»

2026 елның 3 апреле, җомга

Өстәмә белем бирү программалары Россиянең барлык төбәкләрендәге уку йортларында гамәлгә ашырыла. Анда 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәр булган 20,2 миллионнан артык бала йөри, бу балаларның гомуми санының 87,55%. тәшкил итә.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, өстәмә белем бирү системасы бала үсешендә мөһим роль уйный. Ведомство даими рәвештә тиешле мониторинглар үткәрә һәм бу өлкәдә Россия Федерациясе субъектларына адреслы ярдәм күрсәтә.

Балалар арасында социаль-гуманитар (8,7 млн), физкультура-спорт (6,38 млн) һәм сәнгать (6,34 млн) юнәлешләрендәге программалар аеруча популяр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International