30 мартта Яр Чаллы шәһәрендә «Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбе» дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе базасында «Подвигу жить!» республика фәнни-практик конференциясенең йомгаклау этабы узды.
Сайлап алу этабына Татарстан Республикасының төрле районнарыннан 134 гариза бирелгән. Йомгаклау этабына 113 эш чыкты.
Катнашучылар үзләренең проект-тикшеренү эшләрен, экскурсияләр һәм иҗади эшләрен лаеклы тәкъдим иттеләр. Жюри әгъзалары барлык катнашучыларның эшләренә югары бәя бирделәр, балалар 1,2,3 дәрәҗә дипломнар һәм катнашучыларның сертификатлары белән бүләкләнделәр.