Казан федераль университетында үткән Бердәм ачык ишекләр көненә 2 меңнән артык кеше, аларның әти-әниләре һәм остазлары җыелды. Чара югары уку йортының барлык институтларын һәм факультетларын бер мәйданчыкта - «УНИКС» залына җыйды.
Оештыручылар - Мәгълүмати сәясәт департаменты, кабул итү комиссиясе һәм КФУның Карьера үзәге.
Ачык ишекләр көне кысаларында «Формула успеха – поступаем правильно» җыены узды. КФУның кабул итү комиссиясе җаваплы секретаре Александр Бибик ассызыклаганча, максатчан уку - ул киләчәк карьера өчен зур нигез, әмма максатчан укучыларга шулай ук БДИ баллары буенча конкурс узарга туры киләчәк. Ул документларны Дәүләт хезмәтләре порталы аша шәхси кабинетка аттестат куйганнан соң бирергә киңәш итте.
Ачык ишекләрнең бердәм көнендә Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә абитуриентлар катнашты.