Мәгариф министрлыгында мәктәпләрдә 11 еллык  укыту балалар ихтыяҗларына җавап бирә, дип белдерделәр

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе

Мәктәпләрдә унбер еллык укыту балалар ихтыяҗларына тулысынча туры килә, дип белдерделәр Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә, дип хәбәр итә РИА Новости.

Җомга көнне Россия Фәннәр академиясе башлыгы Геннадий Красников агентлыкка биргән интервьюсында балаларга ун еллык белем җитәрлек булырга мөмкин, дигән фикер белдерде.

Министрлыкта ассызыклаганча, Россиядә урта гомуми белем алу срогы 11 ел тәшкил итә һәм бүгенге көндә бу система үзен балалар ихтыяҗларына тулысынча җавап бирә.

Ведомствода мәгариф системасын эзлекле рәвештә камилләштерәләр, дип өстәделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International