Казанда Татарстан һәм Яшел Үзән шәһәрләреннән 300гә якын кешене җыйган «АкРобот» робототехника һәм технологик иҗат фестивале узды.
Чараның төп максаты - балалар арасында фәнни-техник иҗатны популярлаштыру, аларда инженер-техник бурычларны гамәли хәл итү күнекмәләрен үстерү, шулай ук илнең алга киткән төбәге буларак Идел буе турында күзаллаулар формалаштыру.
Үсеп килүче буынны, заманча технологик юнәлешләргә җәлеп итеп, патриотик тәрбияләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Программага 12 номинация кертелгән. Турнирда 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар катнаша алачак.