Татарстан укучыларын «Космос в кадре» иҗат акциясенә кушылырга чакыралар

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе

6 апрель көнне "Укучылар өчен мәдәният" проекты кысаларында оештырылган мәктәп укучылары өчен "Космос в кадре" Бөтенроссия иҗат акциясе старт ала. Аңа Татарстан укучылары да кушыла ала, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Акция Россиядә билгеләп үтелә торган космос атнасына багышланган. Аның максатлары арасында - балалар һәм яшүсмерләр арасында үзебезнең космонавтика тарихын популярлаштыру, фән һәм техника өлкәсендә ил казанышларына хөрмәт тәрбияләү, шулай ук космик киңлекне үзләштерүгә керткән өлеше өчен горурлык хисе формалаштыру.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International