3 апрель көнне Алабуга муниципаль районының 35 нче «Ләйсән» балалар бакчасы базасында Казан федераль университетының Алабуга институты катнашында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төрле яклап үсүенең нигезе буларак билингваль һәм полилингваль белем бирү » III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.
Конференция Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан мәктәпкәчә белем бирү системасының педагогик хезмәткәрләрен берләштерде. Эш барышында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль һәм полилингваль белем бирүне гамәлгә ашыруга заманча белем бирү практикасы һәм методик алымнар тәкъдим ителде.