Татарстаннан дүрт укучы - 10 нчы сыйныф укучысы Ибраһим Шәйхетдинов һәм 11 нче сыйныф укучылары Азамат Шәрәфиев, Сәид Нургаянов һәм Никита Гомыжов химия буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр булдылар. Бу хакта олимпиада сайтында хәбәр ителә.
Химия буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы “Сириус” үзәгендә узды, ул бөтен илдән 500 укучыны берләштерде. Аның кысаларында СИБУР, гадәттәгечә, укучыларга фән үсешенең булачак трендлары һәм гамәли эшләнмәләр турында сөйләү өчен, танылган галим-химикларны бер сәхнәдә җыйды. Бу хакта компанияләр төркеменең матбугат хезмәте хәбәр итә.