Балаларга “акыллы йорт”ны саклау һәм киберкуркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләячәкләр

2026 елның 7 апреле, сишәмбе

"Цифрлы ликбез" проекты кысаларында РФ Мәгариф министрлыгы һәм РФ цифрлар министрлыгы ярдәмендә "Цифрлы икътисад" АНО да "Касперский лабораториясе" компаниясе белән бергә актуаль киберянаулар турында ике яңа укыту видеосы әзерләделәр.

Беренче ролик “акыллы йорт”ны  һәм  йорт хайваннарын  цифрлы технологияләр ярдәмендә ничек сакларга, ә икенчесе киберкуркынычсызлык буенча фейк киңәшләрне  чыныннан  аерырга өйрәтәчәк. Видеороликлар һәм аларга методик материаллар цифровойликбез.рф сайтында урнаштырылган.

Икенче видео цифрлы куркынычсызлык буенча "зарарлы киңәшләргә" багышланган.

Белем бирүче видеолар алты яшьтән зуррак  балалар өчен каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International