ИТ-югары уку йортының геопространство чишелешләре үзәге экспертлары продукциясен теләсә кайсы шәһәр өчен көйләргә һәм анда торак һәм коммерцияле күчемсез милек, транспорт, яктырту һәм яшелләндерү идарәсен автоматлаштырырга, шулай ук шәһәр инфраструктурасына йөкләнешне модельләштерергә мөмкин. Бу мэрия хезмәткәрләренә, төзүчеләргә, инвесторларга, төзелеш компанияләренә файдалы һәм инде Иннополисның цифрлы игезәген булдыруда кулланыла.
Шәһәр белән идарә итүнең цифрлы платформасы - реаль шәһәр мохите белән идарә итү өчен виртуаль экосистема. Продукт 3D-визуализацияне, мәгълүматлар базасы, документация, аналитика һәм халыкның мөрәҗәгатьләре белән эшләүне берләштерә, дип хәбәр итәләр ИТ-югары уку йорты матбугат хезмәтендә.
Иннополис Университеты технологияләре трансферының тармакара үзәге экспертлары ярдәмендә шәһәр белән идарә итүнең цифрлы платформасы Россия программа тәэмин ителешенең бердәм реестрына кертелгән.