27 февральдә “Глаголица” XIII Халыкара бәйсез әдәби премиясе - әдәбият һәм драматургия өлкәсендә балалар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. 12 ел эчендә конкурста Россиянең 83 төбәгеннән һәм дөньяның 62 иленнән 17000дән артык бала катнашкан.
Премиянең XIII сезоны финалы Казанда 2026 елның 30 сентябреннән 5 октябренә кадәр узачак. Дөньяның төрле илләреннән килгән 110 балага күренекле язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, тәрҗемәчеләр һәм режиссёрлар мастер-класслар үткәрәчәк . Жюри 8 номинациянең һәрберсендә иң яхшы яшь авторларны билгеләячәк
Катнашуга гаризалар https://www.glagolitsa-rt.ru/ сайтында 2026 елның 15 июненә кадәр кабул ителә. Катнашу - бушлай.