2026 елда 35 мең биология, физика, химия, математика һәм информатика укытучысы  квалификацияләрен  күтәрәчәк

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

“Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты кысаларында илнең тугыз педагогик югары уку йорты базасында табигый-фәнни цикл предметлары һәм төгәл дисциплиналар укытучы 35 мең укытучы курслар узачак. Россия Мәгариф министрлыгы йөкләмәсе буенча һәр югары уку йортына   федераль округларның бер төбәге беркетелгән.

Мәскәү дәүләт педагогика университеты «Гомуми белем бирү оешмасында укытуның актуаль мәсьәләләре» квалификация  күтәрү программасы буенча укуга старт бирде. Чара Үзәк федераль округ төбәкләреннән биология, физика, химия, математика һәм информатика мәктәп укытучыларын һөнәри үстерүгә юнәлтелгән.

Дәресләр көндезге формада уза (дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып). Ул  17 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International