Түбән Камада 8нче номерлы мәктәпкә илкүләм проект буенча капиталь ремонт ясала

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Түбән Камада Юность урамындагы 8 нче урта мәктәп бинасына капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Эшләр «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проектына керүче «Иң яхшысы балаларга» федераль программасы кысаларында алып барыла, дип хәбәр итә Татарстан төзелеш министрлыгы.

Татарстанның  ГИСУ мәгълүматлары буенча, мәктәптә ишекләрне һәм тәрәзәләрне алыштырачаклар, җылылык, вентиляция, су белән тәэмин итү һәм канализация системаларын яңартачаклар. Шулай ук электромонтаж һәм җылыту челтәрләрен ремонтлау каралган.

Моннан тыш, уку йортына яңа  җиһазлар кайтарылачак. Проектны гамәлгә ашыруга 146 млн сумнан артык акча  бүленгән.

Хәзерге вакытта объект 55%  әзер.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International