КНИТУда студентлар һәм мәктәп укучылары өчен "Татнефть көне" очрашуы узды

2026 елның 10 апреле, җомга

Казан милли тикшеренү технологик университетында (КНИТУ) "Татнефть көне" узды . Быел аны югары уку йортының ике мәйданчыгында оештырдылар һәм анда 350гә якын укучы катнашты.

Лекцияләрдә «Татнефть» вәкилләре яшь белгечләр белән эшләүнең алымнары : остазлык системасы, социаль ярдәм чаралары һәм карьера үсеше мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

Катнашучылар алда торган җитештерү практикасы, фәнни эшчәнлек, ачык вакансияләр һәм һөнәри үсеш перспективалары турында сораулар бирделәр. Очрашу нәтиҗәләре буенча 33 студент "Татнефтегазпереработка" идарәсендә (УТНГП) эшләргә әзерлеген белдерделәр, тагын 29 ы   компаниянең нефть эшкәртү комплексында.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International