Татарстанда язгы каникулларда 20 меңгә якын бала ял иткән

2026 елның 10 апреле, җомга

Татарстанда 2026 елгы язгы савыктыру кампаниясенә йомгаклар ясалды. Яшьләр эшләре буенча республика министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, 27 марттан 5 апрельгә кадәр 19 747 бала ял иткән.

Кампания республиканың 24 муниципаль берәмлегендә 298 учреждениене, шулай ук аннан читтә ике лагерьны - Марий Элда «Илят» балалар сәламәтләндерү лагерен һәм Кырымда «Сәләт-Ак Барс» яшьләр үзәген колачлады.

Каникул вакытында балалар өчен төрле программалар: иҗади остаханәләр, сәнгать һәм музыка студияләре, спорт секцияләре һәм фәнни түгәрәкләр оештырылган. Мондый формат һәркемгә үзен  кызыксындырган дәресләрне  сайларга һәм вакытны файдалы  үткәрергә мөмкинлек бирде.

Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр иткәнчә, кампания югары дәрәҗәдә узган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International