Казанның 175 нче гимназиясе  «Большая перемена» фестиваленең төп призын алды

2026 елның 10 апреле, җомга

Казанның Совет районы 175 нче гимназиясе «Большая перемена» фестивалендә җиңүче булды һәм төп приз - 1 млн сумга сертификат алды. Конкурсның гала-концерты «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.

Быел фестивальдә 6 меңгә якын укучы катнашты, финалга 24 мәгариф учреждениесе  коллективлары чыкты. Катнашучылар «Мы – дети Казани, мы – дети великой страны».темасына  иҗади номерлар әзерләгәннәр. Жюри театр, музыка, бию юнәлешләрендә һәм оригиналь жанрдагы чыгышларны бәяләде.

Казан мэры И.Метшин  ассызыклаганча, фестиваль узган  елларда сәхнәгә 150 мең бала чыккан  һәм  ул укытучыларга, ата-аналарга һәм жюрига башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

 «Большая перемена»  фестивале ел саен Казанда мәгариф идарәсе белән берлектә балалар һәм яшьләр эшләре комитеты тарафыннан үткәрелә. Ул талантлы укучыларны ачыклауга, иҗади коллективларны үстерүгә һәм балаларны шәһәрнең мәдәни тормышына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International