13 апрельдән 16 апрельгә кадәр Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча XIII Халыкара олимпиада узачак. Анда 5 чит илдән һәм Россиянең 30 төбәгеннән 500 кеше катнашачак.
Быел олимпиада бөек татар шагыйре Г.Тукай иҗатына багышланган.
Олимпиаданы тантаналы ачу 13 апрельдә 18.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узачак. Сынаулар “Байтик” балаларны савыктыру-белем бирү комплексы базасында узачак.
Олимпиада 16 апрельдә “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында туган тел форумы белән тәмамланачак.